Теләче балалар китапханәсендә баланы китап белән иртәрәк дуслаштыру максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларын берләштергән «Смешарики» клубы эшли башлады.

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Клуб эшчәнлегенең төп мәгънәсе булып яшь буында балачактан алып үсеп җиткәнчегә кадәр китап укуга булган ихтыяҗны камилләштерү тора.

Моңа бәйле рәвештә һәм 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Смешарики» клубы әгъзалары өчен китапханәдә «Үз ана телем - иң матур тел» дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге уен вакытында китапханә хезмәткәрләре танылган әсәрләрдән өзекләр укыдылар, ә балалар үз чиратында табышмакларга җавап биреп тыңлаучы ролендә чыгыш ясадылар. Шундый иркен һәм җиңел атмосферада кечкенә китап укучыларыбыз балалар язучылары һәм аларның әсәрләре белән таныштылар. Китапханәдә мондый дәресләр  һәрвакыт кызыклы һәм күңелле үтә, һәр укучыны актив танып - белү эшчәнлегенә этәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International