Укучылар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командасына бүленеп китапханәче биргән сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чараныӊ максаты укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү иде. Шулай ук укучылар китапханәдә «Тел-күӊел көзгесе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныша алдылар. Чара ахыры “Туган тел” җыры белән тәмамланды.