21 февраль көнне, Казаклар авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Тел – рухи дөнья көзгесе” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе уткәрелде.

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Балалар сәнгатьле итеп туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук мәкальләр конкурсында катнаштылар, төрле милли уеннар уйнадылар.  Бәйге барышында “Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа!” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International