21 февраль көнне, Айдар авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне кысаларында “Туган тел-изге дә, көчле дә ул” дип исемләнгән уенлы танып белү программасы уздырылды.

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Китапханәче билгеләп үткәнчә, тел – ул безнең көндәлек көнкүрешебез, тормыш, тарих, мәдәният. Шуңа күрә үзеңнең туган телеңне сакларга, өйрәнергә һәм үстерергә кирәк. Китапханәче чыгышыннан, балалар  21 февральнең - туган тел көне буларак билгеләп үтелүе турында мәгълүмат алдылар. Алар бик теләп табышмакларга , викторина сорауларына җавап бирделәр,  әдәби биремнәрне башкардылар,  тәмамланмаган мәкальләр һәм афоризмнарны дәвам иттеләр. Чара мультимедияле презентация белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International