Барлык илләрдә дә 21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Туган тел- һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле сүзләрне дә иң элек  туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Гаять зур әһәмияткә ия булган телебез- тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше, һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе.  Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә дә «Туган телем-син хәзинәм минем» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә танылган шәһесләребезнең, язучыларның  туган тел турындагы шигырьләре урын алган китаплар,  телләр турындагы законнарны яктырткан материаллар урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International