Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында әтиләр бәйрәме.

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Бәйрәмдә өлкәннәр төркеменә йөрүче  балалар һәм аларның   әтиләре ике командага бүленеп, үзара көч сынаштылар.Нәтиҗәдә ,ике  команда да  бик җитез һәм  тапкыр булып чыкты, шунлыктан дуслык җиңде.Ярыш ахырында барлык катнашкан гаиләләргә грамота тапшырылды. Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурлады. Бу спорт бәйрәме турындагы хатирәләр әти-әниләр һәм балалар күңелендә озакка сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International