22 нче февральдә Теләче урта мәктәбендә 6 -11 нче сыйныф укучылары арасында “Ватанны саклаучылар” көненә багышланган патриотик чара булып үтте. Әлеге чарада һәр сыйныф үзенең хәрби җыр башкару сәләтен һәм стройда атлап йөрү осталыгын күрсәтте. Зур хәзерлек алып барган 11б , 9 а , 7 а, 6б сыйныфы укучылары җиңүчеләр булды.Бу җиңүгә укуыларны сыйныф җитәкчеләре Е.Я. Нуртдинова, Н.Р. Җәләлова, М.М. Ибраһимов һәм А.М. Гыйлфанова әзерләде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!