22 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Гөрләвек» курчак театры клубына йөрүчеләр, китапханәче белән берлектә сыйныфташ малайларына бүләк әзерләделәр.

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

23 февральгә малайлар өчен үз куллары белән әзерләнгән бүләк - иң кулай һәм уңышлы вариант. Бүләк әзерләү өчен: фоторамка, фотография, картон, наклейка һәм башка материаллар кирәк булды. Нәтиҗәдә, шушы клубка йөрүче кызлар күтәренке кәеф һәм сыйныфташлары өчен әзер бүләк белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International