21 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Тел - рухи дөнья көзгесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу китап күргәзмәсендә туган телем - татар теленең бөек Тукай, герой - шагыйрь Муса Җәлил, какшамас рухлы Хәсән Туфан, моңнар шагыйре Илдар Юзеев, халкыбызның яраткан язучылары Г.Ибрагимов, Ф.Хөсни, Г.Исхакый, Г.Әпсәләмов, Ә.Еники, Г.Бәширов, М.Мәһдиев иҗат иткән тел икәнлеге игътибар үзәгенә алынды. Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.