22 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә татар әдәбияты классигы, драматург, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тирән катламнарны ачканда" дип исемләнгән күргәзмә төзелде һәм әсәрләренә күзәтү ясалды.

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Гаяз Исхакый – зур реалист, ул татар тормышындагы күренешләрне бөтен нечкәлекләре белән сурәтләгән. Аның әсәрләре чын мәгънәсендә татар дөньясының энциклопедиясе булып тора, кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга , үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра.  Кайсы гына әсәрен алсак та, аларда тормыш фәлсәфәсе ярылып ята, кешенең иң матур рухи сыйфатлары мактала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International