Февраль ае-патриотик тәрбия ае.

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Айдар авыл китапханәсендә дә патриотик айлык кысаларында  төрле эчтәлектәге чаралар, тематик күргәзмәләр, китапларга күзәтүләр уздырылды.  Ватанны саклаучылар көне алдыннан, яшь буынны  хәзерге көндә сирәк очрый торган, кулдан ясалган альбомнар белән таныштыру максатыннан  “Солдат альбомы» акциясе игълан ителде. "Ил терәге-ир, егет" күргәзмәсе Ватан алдындагы хәрби бурычларын илебезнең төрле почмакларында, икешәр-өчәр  ел хезмәт итеп кайткан авылдашларыбызның солдат альбомнары тарихын яктыртты.  Солдат альбомы– ул  армия хезмәтенең иң истәлекле  һәм кабатланмас мизгелләрнең кадерле экспонаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International