Балаларга акыл тәрбиясе бирүдә, интеллектларын үстерүдә математика зур роль уйный.

2018 елның 2 марты, җомга

Бары тик математикада гына  балаларның   аң – белем эшчәнлеген, фикерләү сәләтләрен үстерүгә  зур мөмкинлекләр бар. Ә аларны кечкенә яшьтән үк формалаштыру  өстендә эшчәнлекне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре даими алып бара.

            Бигрәк тә  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  танып – белү  эшчәнлеген активлаштыру һәм иҗади эшчәнлеген үстерүдә  дидактик уеннар зур әһәмияткә ия. Чөнки уен – баланың  ихтыяҗи дөньясы ул.          

             Математика шөгыльләрендә кулланыла торган дидактик уеннар балаларны мавыктырып кына калмый, ә мөстәкыйльлек, җитезлек, тапкырлык кебек сыйфатлар да тәрбияли, фикерләр үстерүгә дә ярдәм итә. Күпчелек уеннар төрле авырлыктагы биремнәрдән  төзелгәнгә күрә, балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен  исәпкә алырга  мөмкинлекләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International