28 февраль көнне район мәдәниятенең 2017 елда ирешелгән уңышлары, борчыган мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләшү-киңәшмә булды. Киңәшмәдә Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Фатихович Зарипов, мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хаҗинур улы Хәмидуллин, район башлыгы урынбасары Айрат Гыйльфан улы Фәтхуллин, районыбыз депутатлары, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашты, мәдәниятчеләрне борчыган күп кенә мәсьәләләр күтәрелде.
Чарада, мәдәният өлкәсен үстерүдә активлык күрсәткәннәргә, авыл җыеннары үткәрүдә тырышлыклары өчен, 2017 ел эш нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән мәдәният хезмәикәрләренә район башлыгының Рәхмәт хаты, мәдәният министралыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге дипломнары, мәдәният бүлегенең Мактау Грамоталары тапшырылды.