Бакчабызда 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әниләргә, әбиләргә, апаларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү буенча әңгәмәләр оештырыла, өлкәннәргә карата игътибарлыкларын арттыру өстендә эш алып барыла. Тәрбияви чаралар белән беррәтән 8 март бәйрәменә әзерлек бара. Әниләргә бүләкләр ясала.