Алар арасында балигъ булмаганнары да бар. Димәк, күпчелек кешеләр наркотик бәйлелеккә үсмер чактан эләгеп закон белән тыелган матдәләр кабул итә башлый. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки яшүсмерләр бик ышанучан. Ә кемнәр наркотик сатуда кызыксынган, алар күндерә белә. Шуңа күрә без Шармаш авыл китапханәсендә яхшы үрнәк күрсәтергә булдык, безнең авылның яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау һәм профилактика эшен алып барабыз. Моның өчен без Бөтендөнья наркомания көрәш көне уңаеннан, китапханәдә китап күргәзмәсен «Наркотики – жизнь без будущего» урнаштырдык. Күргәзмә наркомания кебек глобаль проблема хакында сөйли, халыкның сәламәтлегенә һәм илнең милли иминлегенә янау турында. Китапханәдә «Жизнь БЕЗ наркотиков» дип исемләнгән конкурс игълан ителде. Өлкән сыйныф укучылары наркотикларга карата үз фикерен рефератта яздылар, ә кече яшьтәге балалар китапханәгә үзләренең ясаган рәсемнәрен алып килделәр. Көн дәвамында китапханәдә, китап укучылар арасында шашка буенча ярыш узды.