Кичәгә уллары бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган Теләче авылында яшәүче солдат әниләре чакырулы иде. Солдат әниләре белән очрашу кичәсен уздыру китапханәдә матур традициягә әйләнде. Бу көнне солдат әниләренә багышлап матур җырлар җырланды, биюләр биелде, Гатиятов Р.Р. җитәкчелегендә “Юный армеец” чыгыш ясады, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан котлаулар яңгырады. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Кичәгә багышлап презентация, күргәзмә эшләнде.