6 нчы март көнне Теләче урта мәктәбе укучылары район китапханәсендә “ Солдат хатларын уку “ кичәсендә катнашып кайттылар. Бу матур кичәгә хазерге вакытта армия сафларында хезмәт иткән егетләрнең әниләре чакырылган иде. Армия сафларында хезмәт итүче районыбыз егетләре язган матур хатларны бергәләп уку әниләр һәм укучылар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды. Райондаш егетләребезгә исән – сау хезмәт итеп, туган ягыбызга кайтуларын теләп калабыз.