Балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен яз һәм әниләр турында шигырьләре, җырлары, биюләре белән шатландырдылар һәм төрле музыка коралларында көйләр башкардылар. Бүләкләрсез нинди бәйрәм инде ул! Балалар бәйрәмгә килгән әниләрен һәм әбиләрен үз куллары белән ясалган бүләкләре белән дә сөендерделәр. Барлык әзерләнгән бүләкләр дә бик үзенчәлекле иде.
Бугенге бәйрәм иртәләре балалар бакчасы тормышына яз хисе белән тулыландырды.