6 март көнне Шармаш авыл китапханәсендә, Республика акциясе кысаларында, Бөтендөнья кычкырып уку көненә бәйле «Я вновь открываю Льва Толстого» чара үтте.

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Китапханәдә әлеге көнгә багышлап «Проносит времени река его творенья сквозь века» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Әлеге күргәзмә Л.Н. Толстой иҗаты һәм тормышы белән таныштыра.   Мәгълүмати сәгать, башлангыч сыйныф укучыларны язучының тормыш еллары, биографиясе белән таныштырды, Л.Н. Толстойның «Девочки и стрекоза», «Волк и кость», «Баба и курица» дигән әсәрләре кычкырып укылды. Алга таба без «Узнай из какого произведения данный рисунок» дип исемләнгән уен уйнадык һәм укучылар сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International