6 март көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында гаилә бәйрәме булып үтте.

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Бакчага 22 әти-әни кунак булып килде. Балалар әти-әниләрен котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Үзләре ясаган открытка һәм үзләре су сибеп үстергән гөлләр бүләк иттеләр.Бәйрәмнең икенче өлеше спорт ярышлары белән дәвам итте. Бер команда әниләр, икенче команда әтиләр командасы булып төрле ярышларда катнаштылар.Мәсәлән: бәрәңге утырту, гномнар, игезәкләр, градусник, туп җибәрү, хуҗабикә уеннары. Ахырдан дуслык җиңде. Һәр гаиләгә дә бәйрәм ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International