2018 елның 6 март көнендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет татар дәүләт академиясе театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерация Президентының тулы хокуклы вәкиле Михаил Бабич 8 март бәйрәме уңаеннан “Ана даны” медале белән бүләкләнгән күп балалы әниләрне котладылар. Бу тантаналы бәйрәмдә безнең районнан да 6 әни катнашты.