Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Шуңа да борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. 8 март көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, булып узган “Тормыш чәчәге син, хатын -кыз!” дип исемләнгән бәйрәм концерты әлеге бәйрәмгә багышланды.