Чара барышында укучылар, үсмерләр һәм наркомания проблемасы турында фикер алыштылар һәм «Наркомания - гасыр авыруы» дигән анкета сорауларына җавап бирделәр. Алар игътибарына бу проблема белән ничек көрәшергә һәм әлеге афәттән якыннарыгызны ничек сакларга кирәклеге турында мәгълүмат туплаган күргәзмә куелды.