Шул уңайдан 9 март көнне Шәтке авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре “Язлар алып килә җырларны» дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Әлеге кичәдә авылыбызда туып үскән Гөлнара Габделхаеваның яңа җыры тамашачыга тәкъдим ителде. Шулай ук авылдашыбыз шигырьләр язучы Васил Музаффаровның сүзләренә, Тәслимә Низами көенә язылган “Мәхәббәт сере” җырын да Гөлнара башкарды. Әниләр турында бик күп җырлар җырланды. Гомумән кичә җыр һәм шигырь бәйрәменә әйләнде. Кичәдә катнашучылар барысы да үзләренең талантларын оста күрсәттеләр. Тамашачылар бик канәгатъ булып аларны алкышларга күмделәр.