Башкарылган эшләр хакында чыгыш ясалды

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 9 март көнне  район администрациясе, җирлек башлыклары хәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган җыелышта,  Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар хәм башка төр техниканың  торышына күзәтчелек  идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Х.Х.Назиров  «2017 елда бүлекнең эш нәтиҗәләре турында» чыгыш ясады. Бүлек үз эченә  алган юнәлешләрдәге эшчәнлеккә анализ бирелде.  Урыннардагы техник  берәмлекләргә карау уздыру юнәлешенә аерым игътибар бирелде. Чөнки   бүлектә теркәлгән 1389 берәмлек техниканын 942се шәхси затларда. Әлеге   затлардагы техниканы төзек тотуга профилактика йөзеннән, алдагы елдагы «Кар чанасы», «Трактор-прицеп», «Шәхси зат» операцияләренең  нәтиҗәләренә анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International