7 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтендөнья кычкырып уку көненә бәйле «Мин Лев Толстойны кабат ачам" (Я вновь открываю Льва Толстого") дип исемләнгән Республика акциясе үткәрелде.

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Китапханәдә бу көн уңаеннан "Лев Николаевич Толстой (1828 - 1910) - человек, мыслитель, писатель" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә китапханә укучыларын Л.Н.Толстойның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелән "Лев Толстойның тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате яшь китап укучыларны язучының тормыш еллары белән таныштырды. Язучының биографиясе дә сөйләнде, Л.Н.Толстойның "Лев и мышь", "Стрекоза и муравьи", "Два товарища", "Царь и сокол", "Три медведя", «Как дядя Семен рассказывал про то, что с ним в лесу было", "Сказка об Иване - дураке и его двух братьях", "Два брата", "Работник Емельян и пустой барабан" һәм башка мәсәлләре һәм әкиятләре кычкырып укылды. Әлеге әсәрләр укылып кына калмады, әдәбияткә күзәтү дә үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International