Иртәнге гимнастика

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Иртәнге гимнастика мәктәпкәчә яштәге балаларны сәламәтләндерү буенча мөһим компонент булып тора. Ул балаларны савыктыруга, сәламәтлекләрен ныгытуга, физик сыйфатларын һәм сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

 Теләче 2нче балалар бакчасында балаларның физик үсеше өчен яхшы шартлар тудырылган: якты, иркен физкультура залы һәм бакча тирәсендә спорт площадкасы бар. Физкультура тәрбиячесе Хәбирова А.Р. балалар белән иртәнге гимнастиканы бик кызыклы һәм мавыктыргыч формалар кулланып алып бара. Балалар да һәр иртә бик теләп музыка астында төрле күнегүләр эшлиләр. Иртәнге комплекслы сәламәтләндерү күнегүләре балаларның кәефләрен күтәреп кенә калмый, аларны рухи яктан да үстерә: хезмәттәшлек итү һәм дустанә мөнәсәбәтләр тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International