Хатын-кызлар-матурлык алиһәсе, тормыш яме, гаилә учагын саклаучы буларак та билгеле. Аларга багышлап музыкаль әсәрләр дә языла, башка төрле жанрдагы әсәрләр дә иҗат ителә. Алан авылы китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап “Җырлыйм әнием турында” дигән тематик кичә оештырылды. Кичәдә катнашучыларга матур әдәбият әсәрләрендәге хатын-кыз образы турында сөйләнелде, төрле елларда иҗат ителгән әсәрләрдән төзелгән күргәзмә тәкъдим ителде. Ә балалар әниләренә үзләренең яраткан шигырьләрен һәм җырларын бүләк иттеләр.