Район башлыгы белән очрашу.

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

13 нче март көнне Теләче муниципаль районы башлыгы  И.Ф. Зарипов   Теләче урта мәктәбе укытучылар коллективы белән очрашты.  Очрашуда  район мәгариф  бүлеге  җитәкчесе Н.В. Карпова, район башкарма  комитеты җитәкчесе урынбасары  А.В. Галиев, Теләче авыл җирлеге башлыгы  И.Р. Мараков  катнашты. Узган  уку елы эш йомгаклары белән мәктәп диреторы Р.Р. Назипов чыгыш ясады. Район мәгариф  бүлеге  җитәкчесе Н.В. Карпова   узган уку елында булган уңышлар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары  бирәчәк сынауларны үткәрү мәсьәләләре турында сөйләде. Теләче муниципаль районы башлыгы  И.Ф. Зарипов коллективны актовый зал ачылу белән котлады, алда торган Россия Президенты   сайлауларында актив катнашырга  чакырды.  Очрашуда катнашучылар  укучыларның матур чыгышын    карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International