15 март көнне Теләче урта мәктәбендә “Гаилә һәм мәктәп “ җурналы баш мөхәррире Л.Р. Нәсыйхова һәм татар әдәбиятында зур урын алган яшь шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгьзасы, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шаех белән очрашу үткәрелде. Л.Р. Нәсыйхова “ Гаилә һәм мәктәп” журналы турында сөйләде. Талантлы шагыйрь Ленар Шаех үзенең шигырьләрен укыды. Теләче мәктәбе укучылары шагыйрьгә аның һәм үзләренең шигырьләрен укыдылар, матур концерт номерлары күрсәттеләр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Очрашу һәркем өчен бик кызыклы булды.