Кул көрәше буенча район беренчелеге үтте

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

2018  елнын 17 мартында  “Батыр” спорткомплексында Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе  балалар сәламәтләндерү үзәге һәм “Олимп” яшьләр үзәге белән берлектә   2001-2003 елларда  туган егетләр-кызлар һәм 2000 елда туган һәм аннан да олырак ир-атлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.

Ярышта барлыгы 13 мәктәптән, Кукмара, Балтач районыннан 161 кеше  катнашты.

 

Гомумкоманда урыннары:

1 урында- Олы Нырсы

2 урында- Теләче

3 урында- Алан

4 урында- Иске Җөри

5 урында- Олы Мишә

6 урында- Баландыш

7 урында- Олы Мәтәскә

8 урында- Шәтке

9 урында- Югары Кибәхуҗа

      Ярышның абсолют чемпионы булып Балтач районыннан килгән Әхмәтҗанов Марат танылды.

Призёрларга диплом, медаль һәм акчалата бүләк,  ә жиңүче командага-кубок тапшырылды. Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы ярышларның төп спонсоры – шәхси эшмәкәр, “2017 ел Хәйриячесе” республикасы конкурсы җиңүчесе Хадиуллин Хәким Кәниф улына олы рәхмәтен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International