15, 17 нче март көннәрендә Баландыш төп мәктәбе укучылары 2006-2004, 2003-2001 нче елгы кызлар һәм малайлар арасында кул көрәше буенча район беренчелегендә катнаштылар. 7 нче сыйныф укучысы Мөхәмәтшин Р. һәм 8 нче сыйныф укучысы Фәсхиев С. үз авырлыкларында I урынны, 8 нче сыйныф укучысы Минһаҗев Н. II урынны яулады. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!