Суган утыртабыз

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүдә күзәтү эшчәнлеге зур урын алып тора. Безнең Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында бу төр эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, март башында балалар бакчасының һәрбер төркемендә балалар тәрбиячеләре белән берлектә суган утырттылар. Иң элек суганның файдасы, аның үзлекләрен искә төшереп, тәрбиячеләр әңгәмәләр үткәрделәр, ә аннан балалар тартмалардагы җиргә  суган утырттылар, сулар сиптеләр һәм  савытларны тәрәзә төбендәге ясаган  “бакчаларга” куеп чыктылар. Тәрбияче апалары балаларга утырткан суганнарны тәрбияләргә кирәклеге турында да искәртеп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International