Бу район балалар китапханәсе тарафыннан үткәрелгән беренче генә фото бәйге түгел. Мондый бәйгеләр ярдәмендә интернет аша китапханә белән китап укучылар арасында тыгыз бәйләнеш барлыкка килә. Бу юлы да китап укучылар әлеге идеяны актив хупладылар. Фотолар бәйгесе «вКонтакте» социаль челтәрендә, «Теләче балалар китапханәсе» төркемендә үтте.
Бәйгедә катнашучылардан бары тик иҗат фантазиясе һәм креатив фикер йөртә белү таләп ителде. Моның өчен китапханә төркеменә кушылырга һәм үзеңең тематик фотоңны «Фантастика вокруг нас» фотоальбомына урнаштырырга кирәк иде. Бәйгедә барлыгы 11 кеше катнашты. Нәтиҗәдә дүрт җиңүче билгеле булды, алар: Вәлиәхмәтова Зәйнәп, Вәлиәхмәтова Зәлия, Закиров Рафил һәм Гайнетдинова Айсылу. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.