Хуш киләсең, Яз!

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Кар көртләре көләч язгы кояш нурларыннан юл кырыена ышыкланып калды. Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп, кара туфракка урын биргән сыман, юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да, быел яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең сере кая яшеренгәнлеген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр агымдагы елның 21 мартында Нәүруз бәйрәмендә белделәр. Кышны озату, язны каршылау бәйрәмен бакчага йөрүче балалар сөенеп көтеп алды. Шуңа да алар Яз патшабикәсен урамнан ук каршы алырга уйлап, бакча тирәсенә җыелышты. Рәхәтләнеп уйнап туйганнан соң, ни курсенннәр, капкадан Яз түгел, ә чып-чын Кыш бабай күренде. Баксаң, Кышның китү уенда да юк икән. Ул безнен туган ягыбызны, балаларны шулкадәр яраткан, кире салкын, буранлы төбәгенә кайтып китәсе бер дә килми, ди. Әмма артыннан ук Язның төкле аяклары белән атлап килүен сизде “бабакай”. Аны гүзәл Нәүрүзнең үзе белән ияртеп алып килүе балалар өчен икеләтә шатлык булды. Балалар Кыш бабайны да, Нәүрузбикәне дә бик яраттылар. Шуңа да кемнең каласын ярыштырып хәл иттәргә булдылар. Җылы, матур җәйләрне ияртүче, ягымлы Яз бәйрәме Нәүрүзне җиңдерү теләге көчлерәк булган, күрәсен. Ә Кыш бабай балаларга рәхмәт әйтеп юлга кузгалды. Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International