2018 нче елның 7нче марттан башлап 15 мартка кадәр район балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар арасында “Мин юлда иминлек яклы” дигән тема астында рәсем бәйгесе булып узды. Бәйгедә Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бик теләп катнашты. Алар үзләре мөстәкыйль һәм әти-әниләре, тәрбиячеләре белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган рәсемнәр ясап алып килделәр. Бәйгегә алып килгән барлык рәсемнәр дә район мәгариф бүлегенә тапшырылды. Хәзер инде нәтиҗәләрне генә көтәсе кала.