Тәрбияче балаларга табигатьтәге язгы үзгәрешләрләр турында сөйләде. Яз көне бик рәхәт, күктә кояш елмая, җылылык белән әкренләп күзгә күренеп өелеп торган кар өемнәре дә юкка чыга. Шуңа күрә дә яз көне бик куркыныч. Әңгәмәдә тәрбияче балаларга биек кар көртләренә менмәскә, чөнки алар кояш җылысы эрегән, авырайган, суга әйләнә башлаган. Кар көртләренә уйныйбыз дип менгән балалар батып калырга мөмкин. Олылардан башка су буйларына төшмәскә, боз өстенә кермәскә дип катгый кисәтте тәрбияче. Әңгәмәдән соң, тәрбияче балаларга сораулар бирде. Балалар тулы, ачык җөмләләр белән җавап бирделәр.
Балалар бакчасында эшләгән эшләр белән балаларны да таныштырып чыкты тәрбияче. Бакча нигезендә карлар көрәлде, бозлавыклы урыннарга комнар сибелде, түбәдәге карлар төшерелеп бетте. Балалар бик аңлы, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен, бер сүзеннән аңлап алалар.