Ул киң җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны саклауга тарту максатына юнәлтү өчен оештырылган. Урман яшәү чыганагы, җир яме, табигатьнең иң матур бизәкләренең берсе. Ул матди байлык, саулык чыганагы. 21 март көнне, Айдар авылы китапханәсе «Ромашка» бакчасы балалары белән «Бар гүзәллек синдә, урман!” дип исемләнгән телдән журнал уздырды. Чарада катнашучылар урманның гаҗәеп зур байлык булуын, аны саклау һәрберебезнең изге бурычы икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр. Әлеге очрашуда алар әйләнә-тирә дөньядагы күп яңалыклар белән таныштылар, экологик табышмакларга җавап бирделәр. Китапханәче аларны урманнарны сакларга һәм бер генә төп агач утыртып, аны карап, тәрбияләп торырга чакырды.