Утырышны Дәүләт Советы Председателе, волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Теләче районыннан конференциядә спорт мәктәбе директоры Гыйниятуллин Д.С., волейбол тренерлары Зәкиев Ә.Х., Гәбделхәев Р.Х. катнашты. Утырыш азагында еллык ярышлар нәтиҗәсендә алдынгы районнар, волейбол тренерлары, хөкемдарлар бүләкләнде. Андыйлар арасында спорт мәктәбе тренеры – Зәкиев Ә.Х. та бар. Аңа рәхмәт хатын яшьләр эшләре һәм спорт министры В.А.Леонов үзе тапшырды. Тренерыбызның хезмәте шулай югары бәяләнуе ихластан соендерә.