Үзәк балалар бакчасында бүген тәрбияче Вера Измайлова зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Мишә елгасына экскурсиягә бардылар. Башта балалар белән елга буенда үзеңне ничек тоту турында кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары елга буйлап чана шудылар. Табигать үзгәрешләренә игътибар итеп карның һәм бозның сыйфатлары турында әңгәмә үткәрделәр.
Балаларның туган як табигате белән таныштыру, аның культурасы һәм гөреф- гадәтләрен өйрәтү балаларны үз ягының чын патриоты булуны тәрбияли.