21 нче март көнне Теләче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып үтте. Район укытучылары алдында Е.Я. Нуртдинова Л. Н. Толстойның “ Война и мир” романы буенча “«Истинные и мнимые ценности” темасына ачык дәрес һәм класстан тыш чара күрсәтте. А.С. Грибоедовның “ Горе от ума” комедиясе буенча әзерләнгән спектакльдә 9 – 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Яшь артистлар комедия геройларының характер сыйфатларын ачып бирделәр. Югары категорияле укытучы Е.Я. Нуртдинова үзенең күпкырлы талант иясе икәнен күрсәтте. Соңыннан укытучылар үзләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.