21 мартта, Алан авылы китапханәсендә, Бөтендөнья шигърият көненә багышланган бәйрәм - шигырь яратучылар көне үткәрелде.

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Бу көнне китапханә шигъри кунакханәгә әйләнде. Һәр китап укучы үзенең яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укыды, каләм тибрәтүче авылдашларыбызның шигырьләре белән таныштылар, әдәби викторинада катнаштылар. Кичәнең исемен дә укчылар белән бергәләп сайладык: “Туган җирдән илһам алып”. Шигърияткә битараф булмаган китап укучыларыбызга бу кичә бик ошады. Аларга  бүләккә шигырьләр язылган китап кыстыргычлары бирелде. Яшьләребез арасында да шигърият яратучылар булуы бик сөенечле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International