Китап- күңел көзгесе, ди мәкаль. Балаларда бәләкәй яшьтән үк китапларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләүдә безнең Олы Мишә балалар бакчасында да эш алып барыла. Балаларга көн дәвамында яраткан әкият, хикәяләр укыла, төрле сорауларга җаваплар табыла. Шулай ук бу эш өйдә дә әти-әниләр тарафыннан дәвам ителә. Бүген дә алар татар халык әкиятләрен яратып тынладылар. Соңыннан бергәләп "Өч кыз" әкиятенең эчтәлеген искә тошерделәр. Китап яраткан бала һичшиксез белемле һәм тәрбияле булачак.