22нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә бик теләп әзерләнделәр. Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының табышмакларын искә төшерделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп Нәүрүз һәм Убырлы карчык килде, алар балалар белән төрле ярышларда катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр.
Аннан бәйрәм урамда дәвам итте: мәктәпкәчә әзерлек һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар үзара спорт ярышларында көч сынаштылар. Кыш бабай үз биләмәләрен Нәүрүзбикәгә тапшырырга ашыкмады, көч сынашырга дәште. Яз гүзэле ярдәмгә балаларны чакырды, нәтиҗәдә, алар бергәләп Кыш бабайнын барлык шартларын да төгәл утәп, бәйгеләрдә жиңеп чыктылар. Менэ шулай бик кунелле итеп каршы алды балалар язны!