21 март көне төрки халыкларда Нәүрүз бәйрәме буларак бәйрәм ителә. Март ае озак заманнар буе яңа елнын беренче ае булып йөргән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз – ул игелек, дуслык бәйрәме дә. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Кичә без дә үзебезнең Сауш балалар бакчасында бу бәйрәмне рәхәтләнеп билгеләп үттек. Бакчабызда тәрбияләнүчеләр язгы һавада күңел ачтылар: җырладылар,түгәрәк уеннары уйнадылар,йөгерү,аркан тарту,чанада бер-берсен тартып йөрү һ.б.кызыклы уеннарда ярыштылар. Соңыннан бергәләп җыелып кайнар коймаклар ашау,чәй эчү бигрәк күңелле булды. Без бу көнне кошларны да онытмадык ,аларга мул итеп ярма сиптек. Без барыбыз да тизрәк көннәр җылынуын, җирләрнең кардан ачылуын,күчмә кошлар кайтуын матур теләкләр аша юлладык.
Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,
Эче тулы нур булсын!
Нәүрүз көен кем көйләсә,
Ул дәртле һәм бай булсын!