19 марттан 23 мартка кадәр Балалар иҗат үзәгендә “Өстәмә белем бирүнең, балаларны социаль эшчәнлеккә кертеп җибәрүдәге роле” темасына методик атналык оештырылды.

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

22 март көнне өстәмә белем бирү педагогларының чираттагы методик утырышлары узды. Методик утырыш кысаларында Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләүче Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баширова Нурия Ильдус кызы “Төсле ташлар – серле ташлар” дип исемләнгән семинар – дәрес күрсәтте. Нурия Ильдус кызы балаларны һәм өстәмә белем бирү педагогларын ташлардан төрле магнитлар һәм  декор өчен материаллар эшләү алымнарын өйрәтте. Шулай ук аның тарафыннан “Өстәмә белем бирүдә, туган телгә булган ихтирамны арттыру” дигән темага чыгыш ясалды. Программада мәктәп музее белән танышу һәм “Аулак өй” күренеше каралган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International