1922 нче елдан башлап һәр елны дөньяда Су көне билгеләп үтәләр. Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Ә сулыклар - барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Су – яшәү чыганагы” исемле темага әңгәмә – сөйләшү үткәрелде.