Биредә викторина сораулары презентация белән бергә үрелеп барды.
2017 елда район балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Кинокнигодетство» дигән темага грант язылган иде. Ул кино юнәлешендә эшләргә зур ярдәмче булып тора. Моңа бәйле рәвештә китапханәдә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Кинокнигодетство» кызыксындыру клубы эшли башлады.
Әлеге викторина ярдәмендә кино образлары аша балаларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук укучыларның үзаңында китап укуның абруен күтәрү; ялны оештыруның заманча атмосферасын булдыру тора. Слайдларда күрсәтелгән сораулар китаплар буенча төшерелгән фильмнардан төзелгән иде. Аларга балалар бик теләп җавап бирделәр.