Җыр, бию, нәфис сүз остасы, чигү-тегү, спорт һ.б. төрле талантларга бик бай алар. Без инде балаларның сәләтләрен балалар бакчасында ук ачыклый башлыйбыз. Үсә төшкәч бу эш мәктәптә, мәдәният йортында дәвам итә. Бүген Лесной балалар бакчасында, балалар “Чайкала иген кырлары” җырына яңа парлы бию өйрәнә башлады. Балаларыбызның иң кечкенә дигәннәре дә биюнең күнекмәләрен бик тиз өйрәнә, башкалардан калышмаска тырыша. Бию көе яңгыраганда балада шатлык хисләре уяна. Парлы биюләрне башкарганда, балаларның бер-берсенә карашлары, хисләре бөтенләй икенче төрле ачыла: малай һәм кызларның бер-берсенә дуслык мөнәсәбәтләре,ихтирам хисләре ныгый. Әгәр дә без балаларга кечкенә яшьтән халык җырларын һәм биюләрен өйрәтәбез икән, бу безнең киләчәгебез өметле, киләсе буынның ышанычы бар дигән сүз.