Шигырьләр белән җан сулый, моны шигъриятне яратканнар гына аңлый ала. 22 нче март Баландыш авыл китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан “Шигъри чәршәмбе” көне үткәрелде. ”Кычкырып укы!” дигән китап укучылар акциясе уздырылды. Китапханәгә килүчеләр бу акциядә бик теләп катнаштылар. “Шигырьләрне яратыгыз, укыгыз!” дигән күргәзмә дә укучыларны үзенә җәлеп итте.